top of page

Садриева Алсу Мирзануровна

Мин Садриева Алсу Мирзанур кызы 1985 елның 28 августында Мөслим районы Чия-Түбә авылында төпле, гыйлемле, тырыш гаиләдә туганмын.  Әтием Мирзанур – сабыр, итагатьле,  намуслы кеше. Безнең таянычыбыз, саклаучыбыз, яклаучыбыз. 35 елдан артык машина йөртүче булып эшли. Үз эшенең остасы. Өздереп гармунда, тальянда, хромкада уйный. Район, республика конкурсларында катнаша, ә Сабантуйларында уйнап җибәрсә- үзе бер тамаша! Әтием-әниемне районда белмәгән кеше юктыр! Алар 2014 нче елның –үрнәк гаилә титулыны лаек булдылар.

Әниемнең исеме - Резеда. Әнием дә авылда иң хөрмәтле кеше. Ул 30 елдан артык укытучы булып эшли. Үз эшен бик яратып башкара. Балачактан аңа карап укытучы булырга хыялландым. Ипле, матур, тыныч кына дәрес алып бара әни, ә мин 11нче класс  укучылары  арасында бәләкәй генә булып утырам.. Хыялым – укытучы булу! Минем хыялым тормышка ашты. 2008 нче елда Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамладым. Мин Яр Чаллы шәһәренең ”Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 32 нче урта гомуми белем мәктәбе”нең башлангыч сыйныфларында  татар теле һәм әдәбиятын укытам.

bottom of page