top of page

                      Бездә кунак бар

Бүген мәктәптә чын мәгънәсендә бәйрәм.

Чөнки бездә кунакта   Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрәбез, Александр Грибоедов исемендәге премия лауреаты иясе, истәлек медаль, “Алтын күбәләк”хуҗасы, Тәрҗемә олимпы”, “Кояшлы иҗаты” өчен  Халыкара бүләкләр иясе-  Әлфия Мирзануровна Ситдыйкова.

Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова туган көне, кайсы якта туганы белән дә таныштырып үтәсем килә. 1957 елның 14 августында Актаныш районы Күҗәкә авылында туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәп,  Пучы урта мәктәбен тәмамлый. Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факулҗтетын тәмамлый. “КАМАЗ” заводында эшли. “Чаллы - Телерадиокомпаниясенең “Күңел” радиосында хезмәт куя.

Әлфия  апа ике дистәгә якын китап авторы: 2003нче елда беренче шигъри җыентыгы дөнья күрсә, 2014 елда “Серле дөнья”шигырләр җыентыгы басылып чыкты.

Әлфия Ситдыйкова исеме шигырь сөючеләр,җырчылар өчен күптәннән таныш. Ә татар эстрадасы йолдызларының һәркайсының репертуарында Әлфия апа җырлары бар. Һәм алар чын мәгнәсендә хитка эйлэнгэн җырлар.

Вакытлы матбугат битләрендә шагыйрәнең беренче шигырьләре 1977 елда күренә башлый. Әлфия Мирзанур кызы инде шәһәребез шигырь сөючеләрен генә сөендереп калмый, аның иҗаты бик еш кына республикабыз басмаларында да басыла: “Татарстан”, “Казан утлары”, “Идел”, “Мәйдан” журналы битләрендә “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан”, “Шәһри Чаллы”, “Көмеш кыңгырау” газеталары битләрендә ул үзенең шигырьләрен бастырып шигъри җанлы дусларыбызга җан өрә. Шуларга өстәп Әлфия Сидыйкова тәрҗемә белән шөгылләнә. Әлфия Ситдыйкова белән Вера Хәмидуллинаның уртак җимешләре булып ике телдә “Садик-Сад” сериясе тора. Алар балалар өчен ике телдә, өч дистәгә якын китаплар чыгарырга өлгерделәр.

Unknown Track - Unknown Artist
00:00 / 00:00
bottom of page